Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә югалган 15 яшьлек Искәндәрне эзлиләр

news_top_970_100

Башкортстанда 15 яшьлек Искәндәр Мөхәммәдиев югалган. Бу турыда ДПСО «БаРС» (БашРегионСпас) оешмасына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

«Башрегионспас» волонтерлары «ВКонтакте» социаль челтәрендә хәбәр иткәнчә, Белорет районының Инзер авылында яшәүче үсмер 25 гыйнварда өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Баланың яшәү урыныннан китү очрагы беренче генә булмавы турында да белешмә бар.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында әлеге хәбәрне раслаганнар, эзләү эшләре барганын әйткәннәр.

Баланың буе 175 см, чандыр гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле.

Кызыл-зәңгәр төсле капюшонлы спорт костюмы, кара-яшел төсле кофта, кара спорт чалбары, көрән ботинка, кара шарф һәм башлык кигән.

Искәндәр турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номерлар: 8-937-3-1-2-112 яки 102.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100