news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче хатынның аналыгында 10 килолы шеш үскән

news_top
Күрше төбәктә яшәүче хатынның аналыгында 10 килолы шеш үскән
"Татар-информ" архивы

Башкортстанда 42 яшьлек хатынның аналыгында 10 килолы шеш үскән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Республика клиник хастаханәсе табиблары 10 килодан артык авырлыктагы миоманы аналыктан алган.

42 яшьлек бу хатын Таҗикстанда туып-үскән. Ул табибка килгәч, корсак эчендә нидер кыскан кебек хисне күптән тоюын сөйли. Ләкин ул табибка мөрәҗәгать итмәгән.

«Башинформ» белешмәсе буенча, бу хатынны тикшергәч үк хастаханәгә салганнар. Аннары операция булган. Ул уңышлы узган. Хәзер хатын үзен яхшы хис итә һәм өенә кайтырга җыена.

«Миома кебек, мондый яман булмаган шешләр 35-50 яшьтә ешрак була. Ләкин соңгы елларда яшьрәк хатын-кызларда да очрау күзәтелә. Заманча диагностика репродуктив потенциалны сакларга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә һәр хатын-кызга медицина тикшеренүен даими узарга кирәк», – дигән республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар