news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче хатынны энесе һәм элеккеге ире вәхшиләрчә үтергән

news_top
Күрше төбәктә яшәүче хатынны энесе һәм элеккеге ире вәхшиләрчә үтергән
видеодан скриншот

Удмуртиядә яшәүче 34 яшьлек хатынны энесе һәм элеккеге ире үтергән. Аның мәетен Ижевск шәһәрендә гаражлар янында тапканнар. Хокук саклаучылар тиз арада хатынның 20 яшьлек энесен һәм 48 яшьлек элеккеге ирен тоткарлаганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, хатын ире белән аерылыша. Шуннан соң ир аңа үч саклап йөри, ул элеккеге хатынын үтерергә җыена. Җинаятьтә ярдәм итү өчен, хатынның энесен чакыра. Энесе дә апасына үчле була.

6 ноябрьдә 23 сәг тирәсендә энесен апасын гараж кооперативында саклап тора. Хатын эштән гел шул урыннан кайта. Ир-ат апасы артыннан килеп һөҗүм итә һәм башына чүкеч белән берничә тапкыр сугып үтерә.

«Ир-атлар җинаять урыныннан машинага утырып кача, җинаять коралын буадагы суга ыргыталар. Имгәнгән хатын урында ук үлә», дигәннәр Тикшерү комитетында.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар