Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче ир-ат танышын үтереп, мәетен тураклаган

news_top_970_100

Башкортстанда 43 яшьлек ир-ат танышын үтергән, мәетне кисәкләргә бүлгән һәм 5 пакетка салып куйган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

«Кольцов урамындагы коммуналь фатирда яшәүче кеше күршедә мәет исе сизгән. Бүлмәдә 47 яшьлек ир-атның мәете табылган. Ул кисәкләргә бүлгәләнгән һәм 5 кара пакетка тутырылган», – дип сөйләгән канал чыганагы.

Аның сүзләренчә, моңа кадәр дә үтерү өчен хөкем ителгән Евгений Ш. ис турындагы сорауларга: «Таракан һәм кандаланы агуладым», – дип җавап биргән.

Ачыкланганча, 11 майда танышы белән хәмер эчеп утырганда, ир-атлар арасында бәхәс килеп чыккан. Алар сугыша башлаган, Евгений Ш. танышын кыйнап үтергән һәм ятып йоклаган. Икенче көнне ул мәетне күргән һәм, җинаятьне яшерү өчен, 2 көн буена аны кисәкләргә бүлгәләгән.

Евгений Ш.га карата үтерү буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше), аны кулга алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100