Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче ир-ат кунагын үтергән дә мәетне машинага тагып, юлдан сөйрәп барган

news_top_970_100
Күрше төбәктә яшәүче ир-ат кунагын үтергән дә мәетне машинага тагып, юлдан сөйрәп барган
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Дүртөйле районында яшәүче ир-атны үтергәннән соң, җинаять эше ачылган. Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, җинаятьтә 45 яшьлек ир-аттан шикләнәләр. Ул мәетне трос белән машинага бәйләп, якындагы зиратка илтеп яшермәкче була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Биредә яшәүче кешедән полициягә хәбәр килде. Ул Суккулово авылы янында юлда ир-ат мәете табуын, аның аяклары бәйләнгән булуын әйтте. Урынга хокук саклаучылар барды. Мәетнең Семилетка авылында яшәүче 51 яшьлек ир-ат булуы ачыкланды. Аның муенында пычак белән яраланган эзләр бар.

Шуннан соң җинаятьтә шикләнелүче ачыкланды. Видеокүзәтү камералары язмаларын өйрәнделәр. Кадрларда төнлә узып баручы машина белән 45 яшьлек ир-ат идарә иткән, дип фаразлана. Ул вакытлыча атасы янында Суккулово авылында яши», – дип аңлатканнар ведомствода.

 

Фото: © Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Якынча версия буенча, 51 яшьлек ир-ат яңа танышы – Суккулово авылында яшәүче 45 яшьлек ир-атка кунакка килә. Авылдашлар – 5 кеше – көн буе хәмер эчә, кичкә таба исерәләр, мунчага күчәләр, анда эчүне дәвам итәләр.

Шул чакта яңа танышлар талаша башлый. Өй хуҗасы – 45 яшьлек ир-ат – кунакның муенына берничә тапкыр пычак кадый. Кунак ир-ат үлгәнен аңлагач, ул мәетне яшерергә була. Корбанының аякларын бәйли, мәетне пленка белән төрә, аннары мәетне трос белән машинасына бәйләп куя. Шулай итеп мәетне сөйрәп, зиратка таба китә. Биредә ул мәетне яшермәкче була.

Ләкин юлда барганда трос өзелә. Җинаятьче мәетне кабат машинасына тагып тормый, юл уртасында ташлап калдыра да үзе өенә кайтып китә. Тиздән аның өенә полиция килә.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100