news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшь егет 19 яшьлек кызны үтереп, мәетен мәсхәрәләгән

news_top
Күрше төбәктә яшь егет 19 яшьлек кызны үтереп, мәетен мәсхәрәләгән
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда яшәүче 24 яшьлек ир-ат 19 яшьлек кызны үтереп, мәетен мәсхәрәләгән өчен хөкем ителде. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

2022 елның июлендә Салават шәһәрендә яшәүче хатын-кыз 19 яшьлек кызы югалу турында полициягә хәбәр иткән. Кыз 7 июльдә өйдән чыгып киткән һәм югалган. 

Башта кыз әнисенә «Ишембай районына китүен, анда егете белән яшәргә җыенуын» яза. Аннары элемтәгә чыгудан туктый.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, бу кыз социаль челтәрләрдә бер егет белән таныша. 7 июльдә егет кызны табигатькә чакыра. Егет кызны машинасына утыртып, Стәрлетамак районында кырга алып бара. Өйгә кайтырга җыенгач, егет пычак ала һәм кызга кадый. Яраланган кыз урында ук үлә. Аннары егет кызның мәетен мәсхәрәли, телефонын урлый. Егет мәетне үләннәр белән каплап, калдырып китә. Якыннарын алдау өчен, егет башта кызның туганнарына хәбәрләр язып тора. Аннары телефонны ташлый.

Кыз мәетен берничә атна узгач табалар. 

Егетне 10 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар