Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә урман ташый торган «КамАЗ» астында калган машинада дүрт кеше үлгән

news_top_970_100
Күрше төбәктә урман ташый торган «КамАЗ» астында калган машинада дүрт кеше үлгән
43.мвд.рф

Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә берьюлы 4 кеше үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига бүген, 24 гыйнварда, көндез була. Киров өлкәсенең Слободский районында Слободский – Нагорск автоюлында «Лада Ларгус» машинасы урман ташый торган «КамАЗ»га бәрелә. «КамАЗ» каршы яктан килә.

Авария урынында төшерелгән фотодан күренгәнчә, җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган диярлек.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, фаҗига урынында 4 кеше – «Лада Ларгус» йөртүчесе һәм аның 3 пассажиры үлә. 

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100