Башкортстанда 14 атны үтергән кешеләрне эзлиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе белешмәсе буенча, Нуриман районында 14 атны урлау турында хәбәр килгән.
«Эзләү вакытында атып үтерелгән ат үләксәләрен күрше Иглин районында таптылар. Берничә ат түшкәсе эшкәртелгән. Тикшерү эшләре бара», – дигәннәр ведомствода.