Татарстанның күршесендәге Удмуртия Республикасында Украина Кораллы көчләре ракетасын бәреп төшергәннәр. Бу хакта төбәк башлыгы Александр Бречалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Бүген һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Киев режимының чираттагы һөҗүмен кире кайтарды. Удмуртиядә ракета бәреп төшерелде. Предприятиеләрнең берсенә һөҗүм итмәкче булдылар», – дип язды Бречалов социаль челтәрләрдә.
Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк. Урында гадәттән тыш хәлләр хезмәте эшли.
«Дошманның максаты – паника тарату, әмма без бергә. Провокацияләргә бирелмәвегезне һәм дөрес булмаган мәгълүматлар таратмавыгызны сорыйм», — ди Удмуртия башлыгы.