Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә, трамвайда өлкәннәр белән талашкач, 13 яшьлек малай һәлак булган

news_top_970_100
Күрше төбәктә, трамвайда өлкәннәр белән талашкач, 13 яшьлек малай һәлак булган
https://pixabay.com/

Ульяновск шәһәрендә алтынчы сыйныфта укучы 13 яшьлек малай һәлак булган. Ул трамвайда барганда хисләнеп сөйләнгән, пассажирларның берсе моны ошатмаган, бала белән җәнҗал чыккан. Шушы хәлдән 40 минут узгач, малай үлгән. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы телеграм-каналында да шул хакта хәбәр иттеләр. «25 майда Ульяновскиның Железная дивизия урамында трамвайда килеп чыккан конфликт аркасында 13 яшьлек Даниил фаҗигале рәвештә үлде. Аны иртәгә Үзәк Җәмигъ мәчеттән соңгы юлга озатачаклар», диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, 25 майда төш вакытыннан соң үсмерләр төркеме Засвияжьедан шәһәр үзәгенә барырга чыга. 13-16 яшьлек алты үсмернең кәефе яхшы була. 6 сыйныфта укучы бер малай трамвайда берьюлы берничә өлкән пассажир белән конфликтка керә. Сайтның үз чыганагы сүзләренчә, малай кычкырып сүгенеп сөйләшә, аңа кисәтү ясыйлар.

Аннары билгесез кеше баланы төртеп җибәрә. Шаһитлар сүзләренчә, ул - пенсия яшендәге ир-ат. Малай утыргыч артындагы тимер тоткага бәрелә, аннары хәле китә һәм аңын югалтып егыла.

Трамвайны якындагы тукталышта туктаталар, ашыгыч ярдәм чакыралар, беренче ярдәм күрсәтәләр. Тик малай аңына килми.

Табиблар аны хастаханәгә алып китә, ул шунда вафат була. Аның гәүдәсендә кыйналу билгеләре булмый.
Судмедэкспертиза күрсәткәнчә, бала коронар җитешсезлектән үлгән.

Мәрхүм үсмер Засвияжьеда яши, мәктәптә укый. Ул гади гаиләдән: әнисе супермаркетта эшли, әтисе төзүче. Үсмер малай балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлектә хисапта торуы билгеле. Ул спорт белән шөгыльләнгән, футболны бик яраткан, гаиләдә бердәнбер бала булган.

Бала үлеме буенча җинаять эше ачылган. Аны төртеп җибәргән кешенең шәхесе ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100