Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә себер түләмәсе йоктырган кешеләрдән үгез ите сатып алучыларны эзлиләр

news_top_970_100
Күрше төбәктә себер түләмәсе йоктырган кешеләрдән үгез ите сатып алучыларны эзлиләр
"Татар-информ" архивы

Чувашиядә себер түләмәсе (сибирская язва) авыруы таратырга мөмкин булган үгез итен һәм тиресен эзлиләр. Биредә ир белән хатын себер түләмәсен шушы иттән иярткән, дип фаразлыйлар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Республиканың Дәүләт ветеринария хезмәте РИА Новостига аңлатма биргән. 

«Россия Эчке эшләр министрлыгының «Цивильский» бүлегенә хат җибәрелде, үгез чалганнан соң барлыкка килгән ит, субпродуктлар, тире һәм башка чималның кайда булуын ачыклауда ярдәм сорала», – дигәннәр ведомствода.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, биредә яшәүче ир-атта себер түләмәсе авыруы табыла, ул үгез түшкәен тураклаганда пычакка киселгән булган. Чирле хайван итен кешеләр авырый башлаганчы ук сатарга өлгергәннәр.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, Чувашиядә Цивильск муниципаль округында 2 кешенең себер түләмәсен (сибирская язва) йоктыруына бәйле очрак буенча оператив киңәшмә үткәрделәр. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев рәсми «Телеграм» каналында хәбәр итә.

«Гражданнарның гомеренә бернинди куркыныч янамый. Алар икесе дә лабораториядә расланган диагноз белән хастаханәгә китерелгән. Пациентларның хәле уртача. Терапевтика фаразы уңай», – дип искәртте республика башлыгы.

Николаев сүзләренчә, авырулар белән контактта булган гражданнар сәламәт, алар даими медицина күзәтүендә һәм профилактик дәвалау процедурасы уза.

Республика җитәкчелеге, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Чувашия Республикасы буенча идарәсе белән берлектә, инфекция таралуга юл куймас өчен тиешле процедуралар үткәрә.

«Төп бурыч – безнең төбәктә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү, һәм ул үтәләчәк», – дип ачыклык кертте Олег Николаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100