news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә рульдә килеш йокыга киткән егет аркасында фаҗига булган

news_top
Күрше төбәктә рульдә килеш йокыга киткән егет аркасында фаҗига булган
Фото: https://t.me/s/gibdd121

Юл һәлакәте бүген 1.44 сәгатьтә Чувашиянең Комсомол районында А-151 юлында була. Бу турыда Чувашия буенча ЮХИДИ телеграм-каналында хәбәр ителә.

Биредә «Ауди» белән «ВАЗ-2114» бәрелешә.

Якынча белешмә буенча, «Ауди» белән идарә итүче 22 яшьлек егет рульдә килеш йокыга китә, каршы як полосага чыга. «Ауди» «ВАЗ»га бәрелә. «ВАЗ» белән идарә итүче 30 яшьлек ир-ат урында ук һәлак була.

«Ауди» йөртүчесе, аның 33 яшьлек ир-ат пассажиры җитди имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр.

Урында автоинспекторлар эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар