Удмуртиядә 3 машина бәрелешкән, 1 кеше һәлак булган, 2 кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига 6 гыйнварда Ижевск – Сарапул юлында була.
Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, 11.45 сәгатьтә Жеребенки авылы янында «Nissan Almera» ике «Lada Granta» машиналары белән бәрелешә.
«Лада» машиналарындагы 1 пассажир үлә, 2 кеше имгәнә. Аларны махсус кораллар ярдәмендә машинадан чыгардылар, диелә ведомство хәбәрендә.
Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.