news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә машина эчендә утырган ике үсмер пешкән, берсе үлгән

news_top
Күрше төбәктә машина эчендә утырган ике үсмер пешкән, берсе үлгән
Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда каты пешү җәрәхәтләре алган 15 яшьлек яшүсмер хастаханәдә вафат булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре 4 июньдә Салават районының Бишәүләр авылында 15 һәм 13 яшьлек ике яшүсмернең шәхси территориядә «ВАЗ-2107» автомобиле эчендә пешү җәрәхәтләре алуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр чакырылмаган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Үсмерләрне ашыгыч рәвештә реанимациягә китерәләр. Гәүдәсенең 80 процент өлеше пешкән 2010 елгы үсмер ясалма комага кертелгән, ләкин 5 июнь иртәсендә ул вафат булган. Тәненең 50 проценты пешкән 2012 елгы үсмер хәзер хастаханәдә, табиблар аның тормышы өчен көрәшә.

Хәзер янгын чыгу сәбәбе ачыклана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерү эше алып бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар