Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә исерек йөртүче укучы балаларны таптаган, үсмер кыз үлгән

news_top_970_100
Күрше төбәктә исерек йөртүче укучы балаларны таптаган, үсмер кыз үлгән
https://vk.com/mvd43

Киров өлкәсендә исерек йөртүче идарә иткән «семерка» машинасы укучы балалар төркеме өстенә килеп кергән. Фаҗигадә 14 яшьлек кыз үлгән, 13 яшьлек малай авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига Пижан районында 31 октябрьдә 20.30 сәгатьтә «Киров – Советск – Яранск» юлында була.

Төбәк буенча ЮХИДИ хәбрә иткәнчә, җиңел машина йөк машинасын уң яктан узарга чыга һәм юл кырыеннан бара. Бу вакытта юл буеннан балалар төркеме килә. Шулай итеп, машина «тизлек белән килгән килеш дүрт бала өстенә килеп керә». Аннары «семерка» үзе белән бер юнәлештә бара торган «Мерседес»ка бәрелә һәм юл кырыена төшеп китә.

«Семерка» йөртүчесен тоткарлаганнар, ул күрсәтмәләр бирә. Якынча белешмә буенча, 28 яшьлек ир-ат исерек килеш рульгә утырган. Аның машина йөртү таныклыгы да юк. Шаһитлар аның авария урыныннан качып китәргә маташуын да әйтә.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100