Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вахтадан кайталар иде». Күрше төбәктә буран вакытында аварияләрдә унбер кеше һәлак

news_top_970_100
«Вахтадан кайталар иде». Күрше төбәктә буран вакытында аварияләрдә унбер кеше һәлак
63.мвд.рф

Самара өлкәсендә 29 декабрьдә иртә белән 4 авариядә 11 кеше һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Самара өлкәсендә буран 29 декабрьгә каршы төндә башлана. Иртәнге җидегә юлларны кар баса.

Сызрань янында «Калина» машинасында 5 кеше һәлак була. М-5 «Урал» трассасында «Лада Калина» «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешә. Җиңел машина йөртүчесе һәм пассажирлары барысы да үлеп бетә. «Калина» башкорт номерлары белән була, ул Мәскәү ягыннан килә. Мәетләрне алу өчен, машинаны берничә кисәккә бүләргә туры килә.

«Башинформ» агентлыгы белешмәсе буенча, алда әйтелгән «Лада Калина» белән авариядә һәлак булучылар – Башкортстан кешеләре. Зианчура районында яшәүче бу ир-атлар утырган «Лада Калина» «КамАЗ»га бәрелгән. Мәрхүмнәр – Иделбәк авылында яшәүче егетләр, Мәскәүдә вахта ысулы белән эштән кайтып килүләре булган, диелә хәбәрдә.

Коткаручылар «Калина» машинасыннан мәетләрне чыгарган чакта, берничә километр ераклыкта тагын бер авария була. Биредә «Митсубиши» белән «Вольво» бәрелешә. «Митсубиши» машинасында Байкал аръягыннан килүче ир белән хатын һәм аларның нәни баласы була. 10 айлык сабый исән кала.

«Без килгәндә ир-ат суламый иде инде. Рульдәге хатынны авыр хәлдә ашыгыч ярдәм алып китте. Сабыйны машинадан алганнар иде, ул ЮХИДИ машинасында утырды», – ди коткаручылар.

«КП» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «Митсубиши»дагы ир-ат – федераль иминлек хезмәтендә эшләүче зур вазифадагы кеше. Ул һәлак булган.

Камышлы районындагы авариядә 4 кеше үлгән. Якынча белешмә буенча, М-5 «Урал» юлында ВАЗ-211440 машинасы «Вольво» прицеплы йөк машинасына бәрелә. Машинаны йөртүче дә, 3 пассажиры да урында ук үлә.

 

Фото: © 63.мвд.рф

Коткаручылар мәетләрне чыгарга дип авария урынына барган вакытта, аларны тагын бер авариягә чакыралар. Ровно-Владимировкада җиңел машина «Урал»га бәрелә. Җиңел машинаны йөртүче үлә.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100