news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә йөзеп йөри торган өй винтларына эләккән хатын-кыз һәлак булган

news_top

2 ел элек Башкортстанда Павлов сусаклагычында бер хатын-кыз йөзмә йортның двигатель винтларына эләгеп һәлак була. Тикшерүчеләр дәлилләр туплаган, экспертизалар уздырылган һәм Транспорт прокуратурасы гаепләү бәяләмәсе раслаганнан соң, эшне судка җибәргәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләр – Уфада яшәүче ир белән хатын. Алар саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның августында гаепләнүчеләр үзлектән ясалган, рәсми теркәлмәгән йөзмә йортта пассажирларны йөртү буенча законсыз хезмәтләр күрсәткән. Павлов сусаклагычында туктап торган вакытта, ял итүчеләрнең берничәсе йөзмә йортның койрык өлеше тирәсендә су коенган.

Шул вакытта двигатель эшли башлаган, һәм йөзүче хатын-кызларның берсе винтларга эләккән. Яраланган хатын-кыз һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар