news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә җиләк җыючы хатынны имгәткән аюны эзлиләр

news_top
Күрше төбәктә җиләк җыючы хатынны имгәткән аюны эзлиләр
"Татар-информ" архивы

Киров өлкәсендә җиләк җыючы хатынга һөҗүм иткән аюны эзлиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Биредә яшәүчеләрне кыргый җәнлекләр белән очрашу ихтималы турында кисәтәләр, чөнки бу урыннар аларның табигый яшәү тирәлеге булып тора.

Җиләк җыйганда аю һөҗүм иткән хатын хәзер хастаханәдә. Табиблар аның муенында тырналган, тәнендә күгәргән урыннар булуын ачыклый, шулай ук корсагында һәм уң аягында яралар була.

Фаҗига 24 июньдә була. Яран районы газетасы белешмәсе буенча, 60 яшьлек хатын-кыз Кече Шалаи авылы тирәсендә җиләк җыя. Шул чакта аңа аю ташлана. Хатынны янындагы ир-ат коткара. Ул машинасына бәрә-бәрә тавыш чыгарып, аюны куркытып җибәрә.

Кешегә һөҗүм иткән аюны эзлиләр. Киров өлкәсенең Әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгы белешмәсе буенча, фаҗига урынын тикшергәннәр. Белгечләр фикеренчә, аю кеше килеп чыгуын көтмәгән, шуңа күрә ул үзен саклау өчен һөҗүм иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар