news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә яшәүче ир-ат, хатынына үч итеп, ике нәни улын үтергән

news_top
Күрше төбәктә яшәүче ир-ат, хатынына үч итеп, ике нәни улын үтергән
Фото: https://udm.sledcom.ru

18 ноябрьдә Удмуртиянең Кезский районында 2 нәни бала мәете табылган. Тикшерүчеләр әлеге җинаятьтә балаларның атасы – 29 яшьлек ир-ат катнашы булуын ачыклаган. Җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

2 малай үстерүче ир белән хатын аерылышырга җыена.

Тикшерү версиясе буенча, ир хатынына карата начар мөнәсәбәттә булу сәбәпле, 18 ноябрьдә иртән йоклап яткан 3 һәм 7 яшьлек ике баласының йөрәгенә пычак кадый. Балалар һәлак була.

Аннары ир-ат кача, аны полиция хезмәткәрләре урманда таба. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фото: © https://vk.com/susk18, Удмуртия буенча Тикшерү комитеты

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар