news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә ике кеше һәлак булган фаҗигане видеокамера төшереп торган

news_top
Күрше төбәктә ике кеше һәлак булган фаҗигане видеокамера төшереп торган
Мари Эл прокуратурасы телеграм-каналы, https://t.me/proc_RME

13 апрельгә каршы төндә Йошкар-Ола шәһәренең Йыван Кырли урамында юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига мизгелләрен видеорегистратор камерасы төшереп алган. 

Мари Эл Республикасы ЮХИДИ белешмәсе буенча, «Лада Приора» белән 30 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул, зур тизлектә барган килеш, электр тапшыру линиясе багасына бәрелә. 

Авария урынында ук 2 кеше – «Лада Приора» йөртүчесе һәм аның пассажиры үлә. Салондагы тагын 1 кеше исән кала, ул авыр хәлдә хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә.

Төбәк прокуратурасы күрсәткән видеодан аңлашылганча, авария алдыннан бу машина юл инспекторларыннан качарга маташкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар