Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә ике егет ана белән аның үсмер улын үтереп, мәетләрне яндырган

news_top_970_100
Күрше төбәктә ике егет ана белән аның үсмер улын үтереп, мәетләрне яндырган
https://udm.sledcom.ru/

Удмуртиядә 36 яшьлек хатын-кыз һәм аның 12 яшьлек улының мәете табылгач, җинаять эше ачылган. Тупланган дәлилләр нигезендә, биредә яшәүче 21 һәм 22 яшьлек ике ир-артка карата гаепләү белдерелгән.

Тикшерү версиясе буенча, 24 гыйнварга каршы төндә гаепләнүче 2 ир-ат 36 яшьлек хатын һәм аның улы яши торган фатирга тәрәзәдән керә. Корбаннарына балта һәм пычак белән һөҗүм итәләр. Хатын белән бала һәлак булгач, аларны мунчага илтәләр һәм корылмага ут төртәләр. Ут өйгә дә күчкәч, аларның үз фатирлары да яну куркыныч була. Шуңа күрә алар янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәләр.

Тикшерү барышында балта табыла, диелә хәбәрдә.

Соңрак билгеле булганча, җинаятьтә гаепләнүче 2 ир-ат кулга алынган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Завьялов районында яшәүче 21 һәм 22 яшьлек ике егеткә карата җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Медицина, молекуляр-генетик, янгын-техник һәм химик экспертизалар билгеләнгән. Җинаятьнең икенче коралы – пычакны эзлиләр. Гаепләнүчеләр җинаять кылуын тулысынча таныган. Аларны сак астына алу турында карар чыгарылган, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © https://18.mchs.gov.ru/

«Комсомольская правда» хәбәрчесе фаҗига урынына барган. Люкшудья авылы Ижевск шәһәреннән ерак түгел урнашкан. Башта ул тимер юл станциясе генә була. Фаҗига булган урында кечкенә генә мунча торган, ул янгач, ут сарай һәм утынлыкка күчкән, өйнең дә шактый өлешенә зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Авыл халкы мәрхүмә хатынны яхшы белмәвен әйтә. Аның исемен дә хәтерләмиләр. Күршеләр исәнләшеп кенә йөргән.

«Малай бик кызганыч. Ул агачка яндырып рәсем ясау буенча Россиядә өченче урын алган, аңа Мәскәүдән бүләк киләчәк. Яхшы малай иде, диләр», – ди бер күрше.

«КП» хәбәрчесе урында кешеләр белән аралашкан. Текстта исемнәр үзгәртелеп бирелә.

«Володя, аның хатыны һәм энесе үз фатирларында табын корып утырган, диләр. Төнге өчләрдә күршеләрен үтерергә киткәннәр. Араларында ни булгандыр, белмим. Ә Юля төн уртасында, никтер, аларга ишекне ачкан. Пычак һәм балта белән эш иткәннәр, аннары мәетләрне мунчага илтеп, ут төрткәннәр. Малайны ник үтергәннәрдер, беркем белми. Өйнең почмагы да янган. Иртәнге җиденчеләрдә ут күрдем. «Ашыгыч ярдәм», янгын сүндерү машиналары күп килде. Юлиянең ирен Ижевскидан эштән чакырып кайтардылар», – ди авылда яшәүче бер кеше.

Юлия улы белән бирегә берничә ел элек күченгән. Яңа ире янына килгән, диләр. Икесе дә шәһәрдә эшли, бу хатын шәфкать туташы була.

«Малайга 12 яшь, оныгым белән йөри иде. Кунакка кермәделәр, урамда гына уйнадылар. Бик кызганыч ул», – ди тагын бер авылдашлары.

Үтерүдә шикләнелүчеләр гаиләсе турында да авылдашлары сөйли. «Нормаль гаилә, исәнләшә идек. Ике балалары бар: берсенә 3, икенчесенә 4 яшь. Хатыны авырлы», – ди бер хатын-кыз.

«Гадәти яшь гаилә, һәрчак исәнләшәләр. Володя белән еш аралаштык, мин ахыргача аның мондый эшкә баруына ышанмадым. Әйе, кайчак салгалый иде, бөтен кеше кебек. Ә менә Юлия бик низаглы булды, кибеткә исерек килеш килсә, сатучылар белән талаша иде», – ди кибетче хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100