Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә ике бала белән аларның анасын үтергәннәр

news_top_970_100
Күрше төбәктә ике бала белән аларның анасын үтергәннәр
Фото: https://mari.sledcom.ru

Марий Элда 2 баланы һәм аларның анасын үтергәннәр. Звенигово шәһәрендә җинаятьне кылуда шикләнелгән ир-ат еш салгалап йөргән, дип сөйлиләр. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Александр хәзер тоткарланган. Ул 29 яшьлек Татьянаны, 7 яшьлек малайны һәм 3 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелә. Мәетләрне фатирда тапканнар.

Мәрхүмә хатын Александр белән яшәгән. Күршеләре сүзләренчә, гаиләдә 3 бала бар: аларның берсе – шушы ир-аттан туган кыз, тагын 2 бала – башка ирдән. Александр еш эчә, хатынын кыйный. Шулай да Александр да, мәрхүмә хатын да яхшы кешеләр булып тоела.

«Хатын шушы ир белән яши башлагач бозылды. Әбиләре Яңа ел алдыннан үлде. Ул исән чакта, гел ирнең, эчкәч, хатынын кыерсытуын сөйли иде. Балалар мөстәкыйль – алар гел өчәүләп йөрде. Хатынның эчеп йөргәнен күрмәдем, ә ирен күрдем, ул бик аралашучан иде, авыр сумкаларны күтәреп кайтырга булышты. Аны үтерүче дип башка да китереп булмый», – ди күрше хатын.

Күрше хатын сүзләренчә, фаҗига булыр алдыннан берничә тәүлек буена бернинди талаш тавышы да ишетелми, фатирда тыныч була.

«Ишетмәдек, тавыш булмады, бу атнада тын иде. Узган атнада балалар чабышып йөрде», – ди бу хатын.

Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Үтерүдә шикләнеп, мәрхүмә хатын белән бергә яши торган ир-ат тоткарланган.

Тикшерү версиясе буенча, 21 гыйнварда мәрхүмә хатын бергә яши торган ире белән талаша. Ир-ат пычак ала һәм хатынның күкрәгенә берничә тапкыр кадый, аннары фатирдагы 2 кечкенә баланы да пычак белән яралый. Алар барысы да җинаять урынында һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100