Мари Элда ике автомобиль бәрелешеп, җиде кеше һәлак булган. Әлеге юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, чәршәмбе көнне «Вятка» автомобиль юлында, Звенигово районында, машина йөртү таныклыгы булмаган кеше узып китү маневрын башкарганда каршы як полосага чыккан һәм икенче автомобиль белән кара-каршы бәрелешкән. Авариядә җиде кеше, шул исәптән 16 яшьлек яшүсмер һәлак булган. Бу турыда РИА Новости яза.
Җинаять эше Россия Җинаять кодексының 264нче маддәсе 6нчы өлеше «в» пункты буенча кузгатылган. Әлеге маддә буенча транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы һәм саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү өчен җаваплылык каралган.