Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә дүрт кеше үлгән авария мизгелен видеорегистратор төшереп торган

news_top_970_100
Күрше төбәктә дүрт кеше үлгән авария мизгелен видеорегистратор төшереп торган
https://18.мвд.рф

Удмуртиядә авариядә дүрт кеше һәлак булган. Бу һәлакәтне машина видеорегистраторы төшереп торган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Фаҗига 4 июльдә көндез «Воткинск – Чайковский» юлында була. Видеорегистратор кадрларыннан күренгәнчә, «ГАЗ» машинасы идарәсен югалта. Туры бара торган машина төрле якка боргалана-боргалана бара башлый. Аннары кисәк кенә каршы як полосага чыга.

«ГАЗ» машинасы белән 43 яшьлек ир-ат идарә иткән. «ГАЗ» машинасына каршы яктан килә торган Mitsubishi Dion бәрелә, аның качып котылу җае булмый.

Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, Mitsubishi белән идарә итүче 36 яшьлек йөртүче хатын, аның өч пассажиры үлә. Бу машинадагы 8 яшьлек малайны һәм йөк машинасының йөртүчесен хастаханәгә алып китәләр.

Якынча белешмә буенча, «ГАЗ» йөк машинасын йөртүче ярдәмче юлдан төп юлның каршы якка хәрәкәт итә торган полосасына чыккан һәм Mitsubishi Dion автомобиленә бәрелгән. Бу машина Чайковский шәһәреннән Воткинск ягына бара торган булган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100