news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә Белем бәйрәменнән соң укучы кыз бала үлгән

news_top

Ульяновск өлкәсендә 1 сентябрьдә мәктәп линейкасыннан соң укучы кыз бала вафат булган. Бу турыда РИА Новости яза.

Фаҗига Октябрьский авылында була. Ярдәм күрсәтсәләр дә, кыз үлә. Бу турыда Тикшерү комитетында хәбәр иткәннәр.

Кыз бала 2012 елда туган. Мәктәп линейкасы вакытында аның хәле киткән. Баланы медицина учреждениесенә илткәннәр. Биредә аңа ярдәм күрсәткәннәр, тик шуңа да карамастан, бала үлгән.

Тикшерү башланган.

Прокуратура белешмәсе буенча, бала инвалид булган, диелә хәбәрдә.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, баланың кардиостимуляторы туктаган, һәм ул шул сәбәпле вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар