Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә балалы хатын утырган машина суга төшеп баткан

news_top_970_100
Күрше төбәктә балалы хатын утырган машина суга төшеп баткан
http://gov.cap.ru

21 апрельдә Чувашиядә балалы хатын утырган машина юл кырыена төшеп киткән һәм суга баткан. Аларның ярдәм сорап кычкырганын беркем дә ишетмәгән. Бу турыда Чувашия коткару хезмәте хәбәр итә.

Салонда әни белән бала бикләнеп кала, машина суга төшеп бата. Вакыйга Поляна бакчачылык ширкәте янында була. Chevrolet Aveo машинасын йөртүче хатын идарәсен югалта. Аның белән балигъ булмаган кызы да була.

«Кар сулары әле китеп бетмәгән, машина түбәсенә кадәр су астына калды. Машина автомат рәвештә блокировкаланган. Кешеләр чыга алмый», – дип сөйли коткаручылар.

Әни белән кыз машинадан чыга алмый, кар көртләре машинадан биек булгач, аларны башка кешеләр дә күрми. Бәхеткә, хатынның телефоны суга төшеп китмәгән булып чыга, ул 112 номерына шалтырату җаен таба.

Коткаручылар машинаны навигатор буенча таба һәм әни белән баланы коткара. Урынга аларның туганнары да килеп җитә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100