Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авыруларны ашыгыч ярдәм янына тирес ташый торган арба белән илтәләр – видео

news_top_970_100
Күрше төбәктә авыруларны ашыгыч ярдәм янына тирес ташый торган арба белән илтәләр – видео
"Татар-информ" архивы

Чувашиянең Головы авылында Олы Шатьма елгасы аша кечкенә генә күперне яңгырдан соң су баскан. Шуңа күрә «ашыгыч ярдәм» машинасы авылга керә алмаган. Авыру ир-атны машинага кадәр бакча тачкасына салып илткәннәр. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Республика башкаласыннан 50 км чамасы ераклыктагы бу авылда авыруларны «ашыгыч ярдәм» машинасы янына кадәр җәен – бакча арбасына, кышын чанага салып алып киләләр. Черегән күпер аркасында, «ашыгыч ярдәм» авылга керә алмый, авыру кешене авыл халкы бергә җыелышып коткара. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Тирес тачкасы, пуховик һәм 3 бакчачы – чувашларча госпитализация», – диелә бу хәбәрдә.

Район үзәгенә таба 1 генә юл бар. Авыл халкы сүзләренчә, бу юлны узган гасырдан бирле төзәткәннәре юк. Күпер исә кулдан гына корылган диярлек, аны бүрәнәләр һәм чыбыклардан ясап куйганнар. 

Леонид Михайлов коткаручы булып йөри, инде беренче тапкыр гына түгел. Алар күршесе белән икәүләп ярдәм итәләр. Аның «автопаркында» тартып йөри торган чана – кышкы пассажирлар өчен, бакча арбасы – җәйгә. 

«Пенсионерлар акча да җыйды хәтта. Шуңа пенсия акчасын бирделәр. Бюджеттан безгә акча бүлеп бирүче юк», – ди Михайлов.

Администрация вәкиле сүзләренчә, авыл халкының пенсиясе кирәк булмаячак. Авыруны тачкага салып алып барган кадрлар социаль челтәрләрдә таралгач, бюджетта кисәк кенә акча да табылган, аңа күперне дә төзәтеп, берничә йөз метр асфальт та салып булачак.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы 20 июньгә кадәр документ җыя, аннары конкурс була. Димәк, 1 октябрьгә кадәр барысын да эшләргә кирәк», – дигән Красноармейский муниципаль округы башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Долгов.

Бу кадрлар белән Тикшерү комитеты да кызыксынган. Алар урынга барып күпернең чыннан да черек булуын тикшергән. Кадрларда күрсәтелгән пациент исән, шуңа күрә җинаять эше ачылмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100