Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядән соң хәтерен югалткан кызның туганнарын эзләгәннәр

news_top_970_100
Күрше төбәктә авариядән соң хәтерен югалткан кызның туганнарын эзләгәннәр
Фото: https://www.bashinform.ru, социаль челтәрләр

Авариядә имгәнгән Башкортстан кызы хәтерен югалткан. Аның туганнарын эзләп тапканнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Юл һәлакәте Вишневка авылына җитәрәк, Мирный авылы белән ике арада була.

Машина йөртүче идарәсен югалткан булуы ихтимал, ул юл кырыена төшеп капланган. Шаһит фаразлаганча, имгәнгән кызның умырткалыгы сынган булуы мөмкин.

Кыз хәтерен югалткан. «Кыз Башкортстаннан үзе генә килә. Фамилиясен дә, исемен дә белми, үзенә ничә яшь икәнен әйтә алмый. Башта Воздвиженкадан дигән иде. Телефоны блокланган. Туганнарын табарга сорый», – дип язган шаһитлар социаль челтәрләрдә.

«Кызның туганнары табылды – Воздвиженкада яшиләр. Әнисенә хәбәр ителде. Тизрәк терелсен», – дип язганнар соңрак социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100