news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә ун кеше имгәнгән

news_top
Күрше төбәктә авариядә ун кеше имгәнгән
"Татар-информ" архивы

Ульяновск өлкәсендә авариядә ун кеше имгәнгән. Ульяновск шәһәре янында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу турыда Ульяновск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Имгәнүчеләрнең бишесе балалар булуы билгеле. 

Якынча белешмә буенча, авария җирле вакыт буенча 15.20 сәгатьтә була. Мәләкәс районында «Димитровград-Узюково-Тольятти» юлында Lada Priora һәм Lada Niva бәрелешә.

Авариядә имгәнгән кешеләрне хастаханәгә илткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар