Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә дүрт кеше һәлак булган

news_top_970_100
Күрше төбәктә авариядә дүрт кеше һәлак булган
bashinform.ru

Узган төндә Башкортстанда авариядә дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига төнге уникенчеләр тирәсендә Бүздәк –Чакмагыш – Дүртөйле юлында була. Биредә Volkswagen Caravelle машинасы «МАЗ»га бәрелә. Volkswagen Caravelle белән Благовар районында яшәүче 57 яшьлек ир-ат идарә итә, «МАЗ» рулендә Пенза өлкәсеннән 40 яшьлек ир-ат була.

Бик каты бәрелешүдән соң, минивэндагы 4 пассажир һәлак була. Аларның икесенә 68 яшь, бер хатын-кызга 65 яшь, машина йөртүченең хатынына 40 яшь була. 

 

Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Минивэн йөртүчесе, тагын 4 пассажир (алар арасында 6 яшьлек бала бар) җитди имгәнә. Хәзер аларның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә.

Урынга Башкортстан ЮХИДИның баш инспекторы Владимир Севастьянов төнлә үзе бара. Ул хезмәткәрләренең эшен шәхсән контрольдә тота. Үзенең Телеграм каналында коточкыч авариянең якынча сәбәбен дә әйтә.

Якынча белешмә буенча, «Volkswagen» машинасы ярдәмче юлдан чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотмый.

«Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юлда төгәл булыгыз. Хәрәкәтләрне уйлап башкарыгыз. Юл хаталарны кичерми», – дип яза Севастьянов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100