news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә дүрт кеше һәлак булды

news_top
Күрше төбәктә авариядә дүрт кеше һәлак булды
https://vk.com/police163

Самара өлкәсендә йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешкәч, дүрт кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Бу турыда Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига "Урал" М5 трассасының 1091 нче километрында Сергиев районында була.

Биредә бүген җирел вакыт белән көндезге икенче яртыларда Lada Priora автомобиле каршы як полосага чыга һәм Scania йөк машинасына бәрелә. 

Җиңел машина йөртүчесе, салондагы өч пассажир урында ук үлә. Алар арасында балигъ булмаган бала бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар