Башкортстанның Караидел районында 9 мартта авариядә биш кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Көндезге берләр тирәсендә Бөре-Тастүбә-Саткы юлында «Лада Приора» һәм «Хендай Солярис» бәрелешә.
«Лада» йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, «Хендай» йөртүчесе һәм аның пассажиры урында ук һәлак була. Тагын ике кеше имгәнгән, диелә хәбәрдә.