news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә авариядә биш кеше һәлак булган, тугыз кеше имгәнгән

news_top
Күрше төбәктә авариядә биш кеше һәлак булган, тугыз кеше имгәнгән
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе

Самара өлкәсендә автобус ике йөк машинасы белән бәрелешкән. Башта, авариядә 6 кеше һәлак булган, дип хәбәр ителде. Аннары үлүчеләр 5 кеше булуы билгеле булды. Тагын 9 кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига М5 «Урал» юлының 83нче километрында Ветлянка торак пункты янында килеп чыга.

Якынча белешмә буенча, автобуста 15 кеше була.

«Бүген 9.20 сәгатьтә Нефтегорский районында М5 «Урал» юлының 83нче километрында өч транспорт чарасы бәрелешә. Шул исәптән маршрут автобусы», – дип әйткәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар