Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә «ашыгыч ярдәм» машинасы белән авариядә бер кеше үлгән, тагын берсе комада

news_top_970_100
Күрше төбәктә «ашыгыч ярдәм» машинасы белән авариядә бер кеше үлгән, тагын берсе комада
https://www.bashinform.ru/

Башкортстан юлында «ашыгыч ярдәм» машинасы авариягә очраган. 1 кеше урында ук һәлак булган, тагын 1 кеше комада. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Әлшәй районы администрациясе башлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Бүген, 30 мартта, Стәрлетамак – Раевка юлының 33нче километрында «Форд Мондео» автомобиле «УАЗ» «ашыгыч ярдәм» машинасына бәрелә. «Форд» йөртүчесе урында һәлак була.

Дамир Мостафин сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм» машинасы Әлшәй районыннан авыру пациентны алып китеп бара булган. Авария вакытында салонда 5 кеше була, аларның барысына да табиблар ярдәме таләп ителә. Имгәнгән кешеләрне Стәрлетамак хастаханәсенә китергәннәр. 

«Ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче комада, аның гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100