Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә әни кеше нәни улын кыйнаган һәм киемсез килеш төнлә урамга куып чыгарган

news_top_970_100
Күрше төбәктә әни кеше нәни улын кыйнаган һәм киемсез килеш төнлә урамга куып чыгарган
"Татар-информ" архивы

Киров өлкәсенең Уржум шәһәрендә төнге 4ләр тирәсендә полициягә район хастаханәсеннән шалтыраталар. Алар хастаханәгә салкында өшегән 2 яшьлек малайны китерүләрен әйтә. Табиблар ачыклаганча, бала кыйналган була. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, Уржумда яшәүче ир-ат төнлә өйгә кайта һәм нәни улын киемсез килеш баскыч төбендә урамда очрата. Ул «ашыгыч ярдәм» чакыра һәм улын хастаханәгә озата бара. Биредә баланы табиблар карый һәм хастаханәгә сала.

Баланың анасы бу вакытта өйдә була.

Полиция хезмәткәрләре баланың атасын, аннары анасын да сораштыралар. «Ир-ат өйдә булмаганда, аның 1988 елда туган хатыны нәни улын кыйный, урамга куып чыгара», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча идарәсендә.

Тикшерү эшләре бара. Әлеге гаилә моңа кадәр профилактика хисапларында тормаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100