Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә алты бала утырган машина авариягә очраган, йөртүче үсмер һәлак

news_top_970_100
Күрше төбәктә алты бала утырган машина авариягә очраган, йөртүче үсмер һәлак
Фото: https://udm.sledcom.ru

Удмуртиядә балигъ булмаган яшьтәге 6 бала утырган машина авариягә очраган. Рульдәге үсмер малай һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ Удмуртиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Авдеевага сылтама белән хәбәр итте.

«Авариядә йөртүче һәлак булды, калган катнашучылар җитди имгәнде», – дип язган омбудсмен.

Авдеева сүзләренчә, 13-17 яшьлек үсмерләрнең гомерен саклап калу өчен, табиблар төн буе көрәшә.

Якынча белешмә буенча, мәктәптә укучы малайларның берсе әтисенең «ВАЗ-2107» машинасын рөхсәтсез алып чыгып китә. Ул дусларын утырта һәм шәһәр буйлап йөртә. Бу машинаны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күреп ала.

Хокук саклаучылар машинаны туктатырга маташа, йөртүче үсмер аларны тыңламый. Полициядән качарга маташып, үсмерләр светофорның кызыл төсенә чыга, аннары «Зикр» машинасына бәреләләр, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 22 сентябрьдә Воткинск шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек үсмер рөхсәтсез «ВАЗ-2107» машинасы руле артына утыра. Машина аның абыйсыныкы. Үсмернең машина йөртү таныклыгы юк. Бу машинада ул Воткинск шәһәре буйлап йөри. Машина салонында аның 5 дусты була, алар – 13тән 17 яшькә кадәрге малайлар.

Төнге икеләр тирәсендә балигъ булмаган яшьтәге йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен боза һәм урам чатында икенче машинага бәрелә. Бу машина белән хатын-кыз йөртүче идарә итә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100