Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә 15 яшьлек үсмер туганнарын янгыннан коткарган, үзе үлгән

news_top_970_100
Күрше төбәктә 15 яшьлек үсмер туганнарын янгыннан коткарган, үзе үлгән
"Татар-информ" архивы

Мордовиядә 15 яшьлек үсмер малайны соңгы юлга озаттылар. Ул туганнарын янгыннан коткарган. Бу турыда Столица сайты хәбәр  итте.

8 февральгә каршы төндә Теньгушево район үзәгендә шәхси йортта янгын чыга. 15 яшьлек Игорь Кузьмин шунда үлә. Үсмернең әтисе махсус хәрби операциядә була.

Янгын чыккач, егет туганнарына хәбәр итәргә өлгерә. 12 яшьлек энесе, 10 яшьлек сеңлесе һәм әнисе уттан чыга. Ләкин Игорь үзе котыла алмый.

Мордовия башлыгы карары белән, Игорь Кузьминны «Батырлык һәм кыюлык өчен» билгесе белән бүләклиләр. Үлгәннән соң, диелә хәбәрдә.

9 февральдә Игорьне җирләргә бик күп кеше килә. Әтисе дә кайтып өлгерә. Ул госпитальдән чыгып кайта.

«Куркыныч вакытында үзе турында уйламаган. Ул әнисен, энесен, сеңлесен коткарырга теләгән», – ди матәм чарасында чыгыш ясаучылар.

Игорьнең энесе белән сеңлесе хәзер республика балалар хастаханәсендә. «Кыз хирургия бүлегендә. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли. Малай бик каты пешкән, ул реанимациядә ята. Безнең табиблар Федераль пешү медицина үзәге белән элемтәдә тора, кирәк булса, хезмәттәшләре белән киңәшләшәләр. Хастаханәдә җиһазлар заманча, балаларны тәүлек әйләнәсендә табиблар күзәтеп тора. Гаиләгә ярдәм итәчәкбез», – дип яза республика башлыгы Артем Здунов «Телеграм» каналда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100