news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә 15 яшьлек малай туганының машинасын урлап алып киткән һәм бәрелеп үлгән

news_top
Күрше төбәктә 15 яшьлек малай туганының машинасын урлап алып киткән һәм бәрелеп үлгән
видеодан скриншот
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда 15 яшьлек малай туганының машинасын рөхсәтсез алып чыгып киткән һәм бәрелеп үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

17 августта иртән-иртүк Поляковка-Черниговка юлында авария була.

«Әлеге вакытка билгеле булганча, 15 яшьлек малай «Хендай Акцент» машинасы белән идарә итә, аннары юлның уң кырыена төшеп китә һәм машина әйләнеп каплана. Балигъ булмаган йөртүче урында ук үлгән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», – дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча ЮХИДИда.

Машина хуҗасы – мәрхүм баланың туганы сүзләренчә, аның туганнан туган энесе ачкычларны рөхсәтсез алган һәм машинага утырып чыгып киткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар