Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәкләрдә көчле су басулар башланды, кар суы юлларны агыза

news_top_970_100
Күрше төбәкләрдә көчле су басулар башланды, кар суы юлларны агыза
Видеодан скриншот

Идел буе федераль округында моңарчы булмаган су басулар башланды. Кар суы инде 5 төбәктә урамнарны, юлларны һәм күперләрне агызып китә башлады, дип яза «Маш» телеграм-каналы.

Самара өлкәсендә язгы суның аномаль күрсәткече – 239 мм теркәлгән. Соңгы тапкыр мондый күрсәткеч 1933 елда булган. Оренбург өлкәсендә Урал елгасында язгы ташуны үлчәү берәмлеге 950 мм булыр дип фаразлана, бу төбәктә норма – 680 мм. Өлкәдә 80нән артык торак йортны су баскан.

Иң күп карлы кыш аркасында Саратов өлкәсенә дә эләгергә мөмкин. Анда сусаклагыч нормасы 126 проценттан артып китә. Идел бассейнында су запасы тиешле булган чиктән 124 процент күбрәк, дип яза канал.

Иртәгә, 2 апрельдә, Мәскәүдә +22 градус җылы булачак. Казанда 2-3 апрельләрдә +12 градус җылы булыр дип көтелә. Су басу ихтималы көн саен бермә-бер арта дигән сүз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100