Удмуртиядә Украина беспилотниклары һөҗүме нәтиҗәсендә 11 кеше зыян күргән. Бу хакта республика башлыгы Александр Бречалов социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән өч кеше хастаханәдә ята – ике пациентның хәле уртача авырлыкта, берсенеке – авыр. Санавиация бригадасы аны Беренче республика клиник хастаханәсенә (РКБ) озатты, аңа операция ясалды һәм ул табиблар күзәтүе астында», – диелә хәбәрдә.
Аның сүзләренчә, сигез кешене табиблар тикшергән, алар амбулатор күзәтү астында кала.