Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәккә саранча ябырылган

news_top_970_100
Күрше төбәккә саранча ябырылган

Оренбург өлкәсенең Домбаровск районында саранча белән көрәшәләр. Бу районда корткычлар ияләшкән урыннарга агу сиптерәләр, әмма хәл катлаулы булып кала.

Оренбург өлкәсендә итальян прусы дип аталган саранча төре личинкалары июнь башында табылган булган. Бу төр шактый ерак арага күчә ала.

Белгечләр әйтүенчә, июньнең беренче декадасында һава шартлары корткыч саранча өчен иң уңай шартларның берсе булган, бу аларның үсешен шактый тизләткән. Шуңа да карамастан, хуҗалыклар, бигрәк тә өлкәнең көнчыгышында, бөҗәкләр беренче тапкыр барлыкка килгәч, июнь башында ук саранчалар белән көрәш башлаган.

Әлбәттә, бөтен саранчаны юк итү мөмкин түгел. Ләкин бу кортның зарар китерү дәрәҗәсе җитди кимегән. Саранча личинкалары 31,5 мең гектарга таралган.1 кв. метрга уртача 4 данәдән азрак корткыч тәшкил итә (икътисади зарарлылык чиге – 10-15 данә).

Бүгенге көндә Адамов, Беляев, Домбаров, Оренбург, Светлин һәм Тоцк районнарының 27 хуҗалыгында эшләр алып барыла. Басуларда 32 сиптергеч эшли, дип хәбәр итә «Вести Оренбург».

22 мең гектардан артык җир эшкәртелгән. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә инсектицидлар өлкә бюджеты хисабына бушлай бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100