Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә нефть химиясе заводындагы торбаүткәргечтә шартлау мизгеле видеога эләккән. «Mash» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, зыян күргән 2 кеше хәзер авыр хәлдә, тагын 1 кешенең хәле уртача.
Зыян күрүчеләр өчесе дә шушы оешма хезмәткәрләре булган. Алар торбаүткәргечне өрдергән, шуннан соң шартлау була, һәм янгын башлана.