Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше республикада депутат кызын үтергәннәр, аңа 25 яшь булган

news_top_970_100

Башкортстанда 33 яшьлек ир аерылган хатынын үтерүдә гаепләнә. Аның хатынына 25 яшь булган. Бу пар 2019 елда, ягъни 5 ел элек кенә өйләнешкән булган.

Тикшерүчеләр фаразынча, элекке ир белән хатын, аерылышканнан соң, балаларының кем белән калачагы турында килешә алмаган. Моны хәл итәр өчен очрашкач, конфликт кискенләшә, һәм ир-ат хатын-кызны кыйнарга тотына. Хатыны шушы сугулардан соң машинада ук үлә. Ир кеше аерылган хатынының суламый башлавын аңлагач, полициягә шалтырата, аннары, мәетне утырткан килеш, хастаханәгә китә. Юлда аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре туктата.

Хатын-кызның район депутаты кызы булуы билгеле. «Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100