news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрше республикада балалар лагеренда 23 бала агуланган

news_top
Күрше республикада балалар лагеренда 23 бала агуланган
freepik.com

Удмуртиядә балалар лагеренда 23 кешедә эчәк инфекциясе тапканнар.

Удмуртиянең Воткин районында «Юность» лагеренда эчәк инфекциясе килеп чыккан. Авыруны 12 кешедә тапканнар, дип хәбәр итте республика буенча Роспотребнадзор хезмәте. Соңрак, прокуратура «23 кеше, шул исәптән 20 бала агуланган» дип хәбәр итте.

Удмуртия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бер баланы хастаханәгә салганнар. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Авырган 11 кешенең, шул исәптән 8 баланың хәле «канәгатьләнерлек» дип бәяләнә, алар амбулатор күзәтүдә.

Табиблар лагерьдагы 200 баланы һәм 43 хезмәткәрне караган. Аларда бернинди симптомнар юк, анализ да алганнар. Хәзерге вакытта инфекциянең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана, дип яза «Коммерсантъ» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар