Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше Нократ Аланында коллар асраган маньяк тарихы: антифриз эчерткән, ток белән үтергән

news_top_970_100
Күрше Нократ Аланында коллар асраган маньяк тарихы: антифриз эчерткән, ток белән үтергән
Фото: © НТР каналы кадрлары

Бөтен Россиягә билгеле булган Александр Комин 18 яшеннән бирле шәхси җир асты патшалыгы турында һәм бу патшалыкта бар эшләрне дә колбикәләр эшләве турында хыялланган. 42 яшендә ул бу хыялын чынга ашыра. Нибары 2 әсир хатын-кыз гына бу тоткынлыктан исән котыла алган. Аларның тарихын «RuNews24» сайты яза.

Александар Комин 1953 елның 24 маенда Нократ Аланы шәһәрендә туа. Ул гадәти укучы була, башта армиядә хезмәт итәргә, гаилә корырга һәм яхшы һөнәр үзләштерергә хыяллана. Әмма 18 яшендә Саша төрмәгә эләгә – аның белән сугышканнан соң, 2 кеше, җитди имгәнеп, хастаханәгә эләгә. Ә төрмәдә исә яшь Коминның хыяллары баштанаяк үзгәрә.

Камерадагы күршесе яшәү урыны булмаган берничә кешене кол итеп тотуы турында сөйли. Бу тоткыннар картиналар һәм иконалар ясаган, ә җинаятьче аларны сатып, яхшы гына акча эшләгән. Төрмәдә вакытта ук тегү эшләрен ошатып өлгергән Комин, иреккә чыккач, модельер-закройщик һөнәрен үзләштерә. Шул вакытта Комин тегү эшен башлап җибәрергә һәм анда кол хатын-кызларны эшләтергә уйлый.

Комин кайчандыр үзе белән бергә эшләгән Александр Михеевны җинаятьтәш итеп ала. Алар икәүләп бункер төзи башлый, һәм 1995 елда бу бункер әзер була. Җинаятьчеләр бункерны 4 ел чамасы төзи.

15 квадрат метрлы төрмә Коминның гаражы астында була. Бункерның диварларын матраслар белән тышлыйлар, бүлмәләр бүләләр, ә баскычка югары көчәнешле электр уздыралар. «Эшмәкәр» 2 тегү машинасы сатып ала һәм үзенә колбикәләр эзли башлый.

Коминның беренче колы 33 яшьлек Вера Талпаева була. Комин аны урамда очрата һәм гаражга аракы эчәргә чакыра. Аракыга клофелин сала. Вера аңына килгәч, үзенең тоткынлыкта икәнен аңлый. Комин һәм Михеев Вераны башта көчли, аннан кыйныйлар. Шуннан соң куркынган тоткын әйберләр тегәргә ризалаша. Әмма хатынның андый сәләте булмый һәм ул яхшы итеп тегә алмый.

Соңрак, үзен җәзалаган вакытта хатын-кыз таныш тегүчесенең исемен атый. Шулай итеп, бункерга 35 яшьлек Татьяна Мельникова килеп эләгә. Шул вакытта Комин беренче тапкыр кеше үтерә. Яңа тоткынының бергә яшәгән ирен үтереп ташлый, чөнки бу ир-ат Коминның төрмәдәге танышы булып чыга. Татьяна тәүлегенә 16шар сәгать буе халатлар, трусиклар тегә, ә Вера бункерны зурайта. Әмма ул үзе генә авыр эш эшли алмый, шул вакытта Комин ир-атларны да тоткын итү турында уйлана башлый.

Комин 37 яшьлек Евгений Шишовны кол итә. Ул аны подвалга алып төшә, тик Шишов электрик булып чыга. Ул баскычтагы токны бик җиңел генә бетерә ала. Комин электр урындыгы ясап, Евгенийны шунда җәзалап үтерә, рубильникны кушарга Вера Толпаеваны мәҗбүр итә. Ә Мельниковага үтерү белән янасалар да, моны эшләүдән баш тарта. Шул вакытта Вера Коминның сөяркәсенә әйләнә. Берникадәр вакыттан соң Вераны өскә менгерәләр, ул яңа кол хатыннар эзли һәм аларны алып килә башлый.

1995 елда ул 36 яшьлек Татьяна Козикованы алып килә. Ул көчле рухлы булып чыга һәм Татьяна Мельникованы яклый. Хатын-кызларны көчлиләр дә, әмма алар, кайчан да булса бу тәмугтан котылып чыгар өчен, әлеге мәхшәрләргә түзә.

Берсендә алар үзләренең тираннарын бункердагы бер бүлмәгә бикләп, баскычка таба чабалар. Әмма Комин ишекне җимерә һәм тоткыннарын куып тота. Җәза буларак ул аларга 2 вариант тәкъдим итә: колакка хәтле итеп авызларын кисәргә яки маңгайга, күз астына «раб» дип татуировка ясату. Хатын-кызлар икенче вариантны сайлый. Бу язулар үлекләп бетеп, бик озак төзәлә.

1 елдан соң Вера Толпаева юкка чыга – чираттагы корбанны эзләргә чыгып китә һәм кире кайтмый. Соңрак Комин Вераны урамда очрата һәм гаражга керергә күндерә. Бик озак җәзалаганнан соң, ул хатынны 1 стакан антифриз эчәргә мәҗбүр иртә. Вера 15 сәгать тәмуг газаплары кичереп үлә.

Әмма Комин штатын тиз тутыра. Психик авырудан интеккән 27 яшьлек Татьяна Назимованы алып кайта. Әмма Татьяна кием тегә алмый һәм җинаятьчеләрнең кәнизәгенә (наложница) әйләнә. Тик, тора-бара, ул җинаятьчеләрне туйдыра. Шуннан соң, Комин аны тормоз сыеклыгы эчертеп үтерә.

Чираттагы колбикә 22 яшьлек Ирина Ганюшкина була. Коминның кызның тыныч холкына һәм чибәрлегенә күзе төшә. 1997 елның 8 мартында маньяк, кызны сөендерергә дип, бункерга тәмле ризыклар алып төшә һәм әсирләре өчен бәйрәмчә өстәл оештыра. Маньякның Иринаны ошатуын Козикова сизеп ала: Коминның китүен көтеп, ул Ганюшкинага маньяк белән ягымлырак булырга тәкъдим итә. Ул аны тыңлый һәм Коминга игътибар билгеләре күрсәтә башлый, хәтта аңа шигырьләр дә багышлый. Аларны укыганда, маньякның күзләренә яшьләр килгән.

Козикованың планы уңышлы була: Комин яңа тегүчесе белән соклана һәм Ганюшкинадан үзенә бала табуын сорый башлый. Маньяк хәтта үз спермасы тутырылган шприц ярдәмендә тоткынны авырга уздыртырга тырышкан.

Ганюшкинага Комин планнарын да сөйләгән: ул җир астында кол хуҗалыгы фермасы булдырырга җыенган, хатын- кызларны җыеп, алар аңа коллар тудырырга һәм үстерергә тиеш булган.

Берникадәр вакыттан соң Ирина бункерда бала үстереп булмаячагына ышандыра ала. 1997 елның апрель уртасында Комин фатирыннан элеккеге тормыш иптәшен куып чыгара һәм анда Ирина Ганюшкинаны урнаштыра. Аннан үзен генә урамга чыгармый, хатын-кызның башка ирдән туган баласын – 2 яшьлек Настяны шул фатирга алырга күндерә.

Иринага 2 яшьлек кызын табибка алып барырга кирәк булгач, маньяк аңа хастаханәгә үзенә генә барырга рөхсәт итә. Ирина, теләсә кайсы мизгелдә Александр һөҗүм итәр дип, курка-курка, участокка китә. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләрнең икесен дә кулга алалар.

Михеевны 20 елга төрмәгә утыртканнар. Ә Коминга гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә. Әмма җинаятьче 1 генә көн дә зонада булмый – хөкем карарын игълан иткәннән соң ук, СИЗО камерасында үз-үзенә кул сала.

Ирина Ганюшкина, бу коточкыч мәхшәрне онытырга теләп, фамилиясен үзгәртә һәм башка шәһәргә күченеп китә. Тик Татьяна Козикова һәм Татьяна Мельникова, иреккә чыккач та, киртә-каршылыкларга юлыга – маңгайларындагы «раб» дигән татуировка аркасында, алар яхшы эш таба алмый.

Аларга кайвакыт ризыкны чүп савытларыннан да эзләргә туры килгән. Иреккә чыгып 7 ел узганнан соң, аларның йөрәкләре түзми, икесе дә вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100