Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше Киров өлкәсенә дә беспилотниклар килеп җитте, нефть базасына һөҗүм ясалды

news_top_970_100

Украинаның пилотсыз очкычы Киров өлкәсенең Котельнич шәһәрендәге нефть продуктлары саклана торган урынга һөҗүм иткән, корбаннар юк, янгын чыкмады. Бу хакта төбәк губернаторы Александр Соколов хәбәр итте.

«Берничә минут элек Котельничка БПЛА очып килде. Пилотсыз очкыч нефть продуктларын саклау савытына һөҗүм иткән. Корбаннар юк. Янгын чыкмады. Вазгыять контрольдә», – дип язган ул тelegram-каналында.

Губернатор хәбәр иткәнчә, урында Котельнич башлыгы Олег Исмаилов һәм профильле махсус хезмәтләр эшли.

«FlightRadar24» мәгълүматларына караганда, бүген Санкт-Петербургтан Түбән Камага очучы самолет Киров өлкәсендәге шәһәр яныннан очып узган. Экипаж Суна, Нолинский һәм Среднеивкино өстеннән әйләнергә мәҗбүр була. Соңыннан рейс Ижауга китә, ә аннан – Йошкар-Олага.

Татарстан күгендәге һава юллары иртәдән үк ябык. Бу вакыт эчендә дистәләгән самолет Самара, Уфа һәм башка аэродромнарга җибәрелде. Әлегә чикләүләрнең күпме дәвам итәчәге билгесез.

Казан аэропортында 10лап рейс тоткарлана. Анда кешеләргә урын җитми, аэропот тулы.

P.S. Росавиациядә 12:30дан Казан һәм Түбән Кама аэропортларындагы чикләүләр гамәлдән чыгарылуын хәбәр иттеләр. Запас аэродромнарга 10 самолет җибәрелгән булган (8е – Казанга, тагын 2се Түбән Камага кайтырга тиеш булган). Бүгенге чаралар очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кертелгән.

Бүген Ростов өлкәсендәге нефть базасына да һөҗүм ясалды. Анда нефть продуктларына ут капты. Берничә резервуарны һаман да сүндерә алмыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100