Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше ир-ат ике кыз баланы сигезенче кат тәрәзәсеннән төртеп төшергән

news_top_970_100
Күрше ир-ат ике кыз баланы сигезенче кат тәрәзәсеннән төртеп төшергән
https://tuva.sledcom.ru

Тувада яшәүче ир-атны 25 елга төрмәгә озаттылар. Ул ике кыз баланы тәрәзәдән урамга ыргыткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тува Югары суды балигъ булмаган яшьтәге ике кызны үтерү турында эш буенча хөкем карары чыгарган. Җинаятьтә гаепле дип табылган ир-ат алдагы 25 елын каты режимлы колониядә уздырачак.

Фаҗига былтыр 31 октябрьгә каршы төндә була. Ир-ат коммуналь фатирдагы бер бүлмәне арендалап яши. Аның күршесендә 9 һәм 14 яшьлек ике кыз бала тора. Үсмер кызлар ир-атка телевизор карарга комачаулый, һәм ир-ат аларны тынычландырмакчы була.

Кызлар тыңламагач, ир-ат ярсый, кызларны 8нче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыта. Кызлар икесе дә һәлак була – кечесе урында ук, олысы хастаханәдә үлә.

Җинаятьтән соң коточкыч фактлар билгеле була. Кызларның анасын төрмәгә утыртканнар, балаларны бер гаилә тәрбиягә алган. Аннары әниләре, төрмәдән чыккач, кызларны рөхсәтсез алып китә һәм Кызыл шәһәренә күченә. Аннары алар яши торган фатирга моңа кадәр дә хөкем ителгән ир-ат та урнаша. Менә шул кеше балаларны үтерә дә инде.

Өстәвенә, әни кеше, полиция күзәтүендә булуга карамастан, вак җинаятьләр кылуын дәвам итә. Аны ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә җыеналар, ләкин ни өчендер моны эшләмиләр. Шулай итеп, кызлар һәлак булгач, биредәге полиция хезмәткәрләрен, опека органы, балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе, гаилә һәм балалар эшләре буенча агентлык хезмәткәрләрен битарафлыкта гаеплиләр, мәрхүм балаларның анасына карата җинаять эше ачыла, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Тува Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, Кызыл шәһәрендә яшәүче ир-атка карата тикшерүчеләр җыйган дәлилләр гаепләү карары чыгару өчен җитәрлек дип табылган. Ул Кызыл шәһәренең Лопсанчапа урамында арендага алынган фатирда ике кыз баланы үтерә. Балалар фатир хуҗабикәсенең кызлары була. Ул башта кызларның кечесен, аннары олысын тәрәзәдән төртеп төшергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100