Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше эте тавыкларны ботарласа нишләргә?

news_top_970_100
Күрше эте тавыкларны ботарласа нишләргә?
Салават Камалетдинов, архив

Караучысыз калдырган этләр күрше-күләннең кош-кортына һөҗүм итү очраклары бар. Мәсәлән, эт күрше тавыгын ботарлап ташлый, ди. Бу очракта кем җавап бирә? «АиФ» шул хакта яза.

Юрист Сергей Коломийцев сүзләренчә, башта эшнең нидә булуын, тавыкны кем эте ботарлавын һәм матди зыян күпме булуын ачыкларга кирәк. «Эт хуҗасы үзенең хайванын карап асрарга тиеш. Йорт кошларының (тавыкларның) хуҗасы да, нәкъ шулай ук, хайваннарының кайда йөрүен контрольдә тота. Алар сезнең территориядә аерым урында торамы, коймалар ничек урнашкан, ватык урыннары юкмы? Күрше хайваны сезнең территориягә ничек кергән?

Участковыйга мөрәҗәгать итегез. Хайваннарны ботарлау фактын теркәргә кирәк. Моны шаһитлар белән эшләгез. Аннары судка мөрәҗәгать итегез.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1065нче маддәсендәге 1нче өлештә язылганча, гражданинның шәхесенә яки милегенә китерелгән зыянны тулы күләмдә шушы зыянны салучы шәхес кайтара.

Өстәвенә, төрле төбәкләрдә җирле законнар бар. Алар йорт хайваннарын асрау һәм яклауны, халыкның иминлеген тәэмин итү чараларын регламентлый.

Үз этен асрауның тиешле чараларын эт хуҗасы тәэмин итәргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100