Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күрше белән типтерде». 86 яшьлек бабай өйгә ут төрткән, 82 яшьлек әби тәрәзәдән сикергән

news_top_970_100
«Күрше белән типтерде». 86 яшьлек бабай өйгә ут төрткән, 82 яшьлек әби тәрәзәдән сикергән
https://ru.freepik.com/

Түбән Новгородның Богородское районындагы бакчачылык ширкәтендә 86 яшьлек бабай июнь аенда 82 яшьлек карчыгыннан көнли башлый. Имеш әби яшьрәк күршегә йөри башлаган. Ул әбине өйдә бикләп куя һәм ут төртә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әби исә югалып калмый, ул икенче катка менә һәм тәрәзәдән сикереп чыга.

«82 яшьлек хатынның бот сөяге сынган, сулыш юллары пешкән. Аңа табиблар ярдәм иткән», – дигәннәр судның матбугат хезмәтендә.

Пенсионер картны тоткарлаганнар. Юрий Иванович исемле бабай карчыгы артыннан карап йөри башлый, аны хыянәт итә дип шикләнә. Имеш, ул иртәнге биштә уяна, ә карчыгы янында булмый.

«Ул күрше белән типтерде. Мин ике тапкыр аның артыннан бардым. Ул безгә кергәч, карчыгым бөтенләй үзгәрә иде – матурая, тураеп баса», – дип сөйли бабай.

Бер кичтә әби белән бабай талаша. Башта бабай үз-үзенә кул салырга уйлый. «Тимер юлга барырга булдым. Тик барып җитмәдем. Чирәм биек, костыль таягым батып калды, шуңа күрә кире кайттым», – ди бабай.

Аннар ул әби белән өйне яндырырга була, ут төртә. Бабай журналистларга өйне генә яндырмакчы идем ди, «әби анда башка яши алмасын өчен», дип аңлата.

«Бабай өйнең янганын мунчадан карап торган», – ди күршеләре.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100