Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курортта үлгән туристның эчке органнарын табиблар алып калган

Мисырда ял иткәндә авырып үлгән кешенең мәетен яргач, йөрәге, бавыры, бөерләре булмавын ачыклаганнар.

news_top_970_100
Курортта үлгән туристның эчке органнарын табиблар алып калган

Бөекбританиядән килеп Хургада шәһәрендә ял иткән 62 яшьлек турист үлгән. Аның мәетен туган иленә кайтарганнар. Тик аның эчке органнарын Мисырда алып калганнар. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Хамфрис курортында ял вакытында турист күкрәгендә авыртулар булуына зарланган. Аны кунакханә табибы караган. Шуннан соң авыруны Хургадага озатканнар. Анда, аңа антибиотиклар биргәннәр. Берничә көннән бу кеше үлгән.

Туганнары каршы булса да, Мисыр табиблары мәетне ярган. Бу кеше йөрәк өянәгеннән үлгән дип карар чыгарганнар.

Туган иленә алып кайткач, патологоанатом кабат ярган һәм мәетнең йөрәге, бавырының бер өлеше, бөерләре урынында  булмавын күргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100